Логотип
Яңалыклар

«Ералаш»ның әтисе Борис Грачевский вафат

21 декабрьдә «Ералаш»ка нигез салучы коронавирус йоктырган.

 

21 декабрьдә «Ералаш»ка нигез салучы Борис Грачевский коронавирус йоктыра. Алты көннән соң аны хастаханәгә салалар, ә тагын ике көннән  аны реанимациягә күчерәләр. Режиссерны ИВЛ аппаратына тоташтырып, медикаментоз йокы халәтенә кертәләр. Табиблар аның сәламәтлеген авыр дип бәяли, үпкәләрнең зарарлану проценты 75 процентка җиткән була...

14 гыйнварда начар яңалык килеп ирешә: табиблар пациентны яңадан медикаментоз йокыга кертергә мәҗбүр була. Әмма коронавирус җиңә... Борис Грачевскийга 72 яшь иде...

Искәртеп үтәбез, Грачевский «Ералаш»ка 1974 елда нигез сала. Ул үзе киножурналның чыгарылышына 11 сценарий әзерли, берничә сюжет өчен режиссер-куючы да була, шулай ук актер сыйфатында берничә роль дә уйный, кайбер сюжетларда авторның текстын да үзе яңгырата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар