Логотип
Яңалыклар

Җәен Казанда БДБ илләре спорт уеннары узачак

Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре спорт уеннары буенча үз ярышын булдыра. Әлеге чарага ике ел әзерләнәләр. Һәм, ниһаять, быел ул беренче тапкыр Россиядә, тәгаенләп әйтсәк, Казанда уза. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифинг вакытында спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте.

Быелдан башлап БДБ илләренең спорт уеннары үтә башлый. Ул ике елга бер тапкыр узачак. Аны Россия башлап җибәрә. Уеннарны 20-27 августта Казан кабул итә. Башкалага 11 илдән 2500 спортчы килер дип көтелә. Алар 21 спорт төре буенча көч сынашачак. Спортчылар  – яшьләр. 14-23 яшьлек егет-кызлар үзләрен сыный. «Шул рәвешле Олимпия уеннарына алмашчылар әзерләү мөмкинлеге дә бу», – дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов.  Министр урынбасары әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстаннан 38 спортчы киңәйтелгән исемлектә. Аларның Россия җыелма  командасына  керү мөмкинлеге бар. 
   Ачылу һәм ябылу тантаналары Баскет-холлда узачак.  Уеннар кысаларында милли һәм олимпиягә кермәгән  спорт төрләре буенча бөтенроосия фестиваль үткәрү планлаштырыла. Спорт һәм социаль проектлар  дирекциясе башлыгы Азат Кадыйров белдерүенчә, ярышларның бер өлеше түләүле, бер өлеше бушлай була. Әлегә ачылу тантанасына билет бәяләренең күпме торачагы билгеле түгел. Уеннарны үткәрү өчен федераль һәм Татарстан бюджетыннан акча бүленәчәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар