Логотип
Яңалыклар

Эльмира Зарипова, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
“Без 2 дистә елдан артык 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез. Бу көн җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына, аларның хокукларын, дәрәҗәсен һәм индивидуальлекләрен яклауга җәлеп итүгә корылган.

Татарстанда 1-10 декабрьдә традицион инвалидлар декадасы уза. Изге эшләр марафоны – ул мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү, бу эшчәнлеккә җәмгыятьне җәлеп итү, кызыклы һәм яңа инициативалы проектларга старт бирүдә көчләрне берләштерү өчен тагын бер сәбәп.

Бүген республикада физик мөмкинлекләре чикләнгән 319 мең кеше яши. Бигрәк тә инвалид балалар игътибар таләп итә, - алар республикада 15 меңнән күбрәк. Безнең төп бурыч – бу балаларда һәм аларның әти-әниләрендә туасы көнгә ышаныч уяту, нәтиҗәле тернәкләндерү һәм уңайлы тормыш өчен шартлар булдыру.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата мөнәсәбәт һәм социаль ярдәм чараларын чынга ашыру Татарстанның социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлеш булды, һәм шулай кала. Бу кешеләргә даими рәвештә социаль-медицина хезмәте күрсәтелә, дару препаратлары һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин ителә. 305 меңнән артык инвалид пенсиягә айлык өстәмәләр,ә 286 мең граждан торак-коммуналь хезмәтләрен түләү өчен субсидия-ташлама ала.

Инвалидларны җәмгыятькә күнектерүнең башлангыч факторы аларны эшкә урнаштырудан гыйбарәт. Соңгы елда Татарстан Республикасында 2 меңнән артык кеше эш тапты, ягъни бу мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән һәр икенче инвалид дигән сүз. Моннан тыш, быел социаль яклауга аеруча мохтаҗлар өчен 400 дән артык эш урыны булдырылган.

Безнең уртак бурычыбыз – инвалидларга тормыш катлаулыкларын җиңәргә, тулысынча социальләшергә һәм эчке потенциалларын чынга ашыруда ярдәм итү.

Инвалидларның социаль һәм мәдәни тормышта катнашуы тигез хокуклы һәм гадел Татарстанның үсеше өчен мөһим шарт булып тора. Шуңа күрә республикада 2011-2015 еларда “Уңай мохит” федераль программасы тормышка ашырыла.

Соңгы елларда сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм мәдәният, спорт өлкәсендә 700 дән артык объектны инвалидлар өчен яраклаштыруга ирештек.

Республика мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы булырга тиеш. Барысы да дәүләт эшеннән генә тормый, ә һәрберебезгә бәйле. Һәр битараф булмаган граждан изге эшләр марафонына өлеш кертер дип ихлас ышанабыз.

Сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә телим”,- диелгән министр мөрәҗәгатендә.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар