Логотип
Яңалыклар

Элек татарларда эчкечелек булганмы? Архивта табылган мәгълүматлар

Иртәгә, 21 сентябрь көнне кичке сәгать биштә Казандагы Габдулла Тукай музеенда «Тарихи бранч» уза. Темасы – «Иске Татар Бистәсендәге тайпылышлар: эчкечелек белән көрәш». «Тарихи бранч» – клубта үткәрелүче лекцияләр проекты. Анда галимнәр дә, тарих белән кызыксынучы гади халык та катнаша ала. Иртәгә узасы сессия XIX йөз ахыры – XX йөз башында татар җәмгыятендәге эчкечелеккә багышлана.

Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директорының фәнни тикшеренүләр һәм публикацияләр буенча урынбасары Илдар Шәфиков, Татарстан Республикасының Архив эшчәнлеге буенча Дәүләт комитеты белгече Мария Минеева катнашачак. Илдар Шәфиков әйтүенчә, дәүләт архивында эчкечелек темасына караган кызыклы документлар табылган. «Очрашуда шул чорга хас мифлар һәм чынбарлык турында сөйләшәчәкбез. Әлеге проблемага хәзерге буын күзлегеннән штампларсыз гына карарбыз, – диде ул. – Теләге булган, тарихи документлар белнә кызыксынган һәркемне әлеге чарада көтеп калабыз».

Музейның адресы: Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 74 йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар