«Ел китабы - 2013» конкурсына йомгак ясалды

ТР Милли китапханәсе һәм ТР Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган бәйгедә 219 китап катнашкан. Шуларның 47 се − чәчмә әсәрләр (проза), 29 сы − тезмә әсәрләр (шигърият), 46 сы − балалар әдәбияты, 49 сы − рус телендә чыккан матур әдәбият, 22 се − татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 26 сы − рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.
Татарстан нәшриятларында 2013 елда басылып, 2014 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республиканың 1541 китапханәсе катнашкан. Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри 2015 елның 10 мартында җиңүчеләрне билгеләгән.
«Татарча проза»
1 урын: Зифа Кадыйрова «Бәхеткә юл кайдан?»
2 урын: Нәбирә Гыйматдинова «Үзем генә беләм...»
3 урын: Гөлсинә Галимуллина «Күгәрчен оя корганда»
Кызыксындыру бүләге: Факил Сафин «Гөлҗиһан»
«Татарча поэзия»
1 урын: Габдулла Тукай «Актык тамчы яшь» (төзүчесе Ленар Шәех)
2 урын: Кол Гали «Кыйссаи Йосыф»
3 урын: Флера Гыйззәтуллина «Яну дәверләрендә»
Кызыксындыру бүләге: Ләис Зөлкарнәй «Мәңгелектән исә җил»
«Татарча балалар китабы»
1 урын: Хәкимҗан Халиков «Сакчы күркә»
2 урын: Нур Әхмәдев «Мырауҗанның туган көне»
3 урын: Шәүкәт Галиев «Шәвәли Маҗаралары»
Кызыксындыру бүләге: Алмаз Гыймадиев «Телефонлы кәҗә»
«Рус телендә бастырылган матур әдәбият»
1 урын: Зөфәр Фаткудинов «Бегущий от ада или господин уголовник»
2 урын: «Кот воркот, Котофей Котофеевич – Мырау Батыр» (төзүчесе - Люция Гыйззәтуллина)
3 урын: Әлфия Ситдыйкова һәм Вера Хәмидуллина «Радуга Сабантуя - Сабантуй балкышы»
Кызыксындыру бүләге: Альбина Абсалямова «Живая вода»
«Татар телендә публицистика и фәнни-популяр әдәбият»
1 урын: «Татар китабы» (төзүчеләре Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев)
2 урын: Равил Фәхретдинов «Татар тарихы»
3 урын: Әнвәр Хәйри «Әхмәд ибн Фадланның 921-922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәяхәте вакытында язылган хикәяте»
«Рус телендә публицистика и фәнни-популяр әдәбият»
1 урын: «История татар с древнейших времен»
2 урын: Булат Хәмидуллин һәм Лилия Мөхәммәдиева «Гази Загитов, Григорий Булатов – знаменосцы Великой Победы».
3 урын: «Татарстан из века в век»арысына да дипломнар, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
28 июнь 2022 - 11:47Без имениУзегез йомшак булгансыз. Чыгып китяргя иде. Нык телясягез врач булыр идегез. Урында утырып , хыяллар белян яшяргя унайлырак булган курясен сезгя. Атиегез гаепле тугел ,а узегез . А хазер барсы да гаепле сезнен очен. Алай булмай шул. Узегез ялгышкансыз. Шуны анлагыз хям яшягез алга карап. Артка карап, барсында гаепляп тугел.Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
24 июнь 2022 - 20:10Без имениАзаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.