Эдвард Радзинский хатын-кызлар патшалыгын «ача»

Танылган тарихчы «Хатын-кызлар патшалыгы» дигән яңа программасын тәкъдим итә. 19 ноябрьдә Казанда Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән мәгърифәтче, язучы, драматург, алып баручы Эдвард Радзинский кичә уздырачак.
Хәер, әлеге шәхеснең исемен белмәгән кеше юктыр, ул махсус тәкъдим итүгә дә мохтаҗ түгел. Эдвард Радзинский китапларын АКШ, Англия, Франция, Германия, Италия, Швеция, Япония, Финляндия, Голландия нәшриятләре бастырып чыгарган. Җитмәсә, шушы драматург пьесаларын күп кенә режиссерлар сәхнәләштергән.
«Хатын-кызлар патшалыгы» программасында Радзинский 18 гасырда ил белән идарә иткән биш шәхес турында бәян итәчәк.
- 18 гасырны нәзакәтле (галантный) вакыт, дип йөртәләр. Ул чордагы 5 император-хатын-кыз чикләнмәгән хакимияткә ия булган. Нәкъ менә 18 гасыр мәхәббәтнең сәясәт белән идарә иткән соңгы чоры булуын дәлилли. Монда мәхәббәтне яшермәгәннәр, бу патшабикәләр үз сөяркәләре белән хәтта горурланган. Елизавета, Анна Иоанновна, Анна Леопольдовна, Екатерина Великая – барысының да мәхәббәт тарихлары ялкынлы. Тик араларында иң серлесе Екатерина I булган, – дип ассызыклый Эдвард Радзинский.
Тарихчы берәр темага алынса, аңа аның турында бар нәрсәне дә белергә кирәк. Ләкин ул тарих белән бәйле мәгълүматне тарихи чыганаклардан гына алмый. Аңа һәр нәрсәне тоеп, үз күзе белән күрергә кирәк икән. Аның фикеренчә, хәзерге Россия – сәяси яктан ир-атлар иле. “Тагын бер Екатерина II туганын көтик”, – дип елмая ул.
Тарихчының “Хатын-кызлар патшалыгы” программасы «Яшерен Россия» циклына кертелгән. Әйтергә кирәк, кичәдә күп кеше ишетмәгән фактлар, илебез тарихындагы фаҗигале закончалыклар турында фикер алышу да булачак.
Радзинский мондый чараларга ничек әзерләнүе турында да бәян итте. Ул аларга махсус әзерләнми икән. Чөнки чыгыш лекция кебек булырга тиеш түгел. Шуңа күрә һәрбер кичә бер-берсеннән аерылып тора. Тарихчының үзенә дә Казандагы чарада нәрсә сөйләячәге кызык.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Солтан ИСХАКОВ фотосы
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/51024
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.