Дәүләт хезмәтләре порталына теркәлдегезме?

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Радик Рамазанов, лицензия-рөхсәт бирү эшләре үзәге җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Сергей Воротилин, мәгълүмат үзәге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алла Тянулина катнашында Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану хакында матбугат конференциясе уздырды. Анда Дәүләт хезмәтләре порталы аша Эчке эшләр министрлыгы тәкъдим иткән электрон хезмәтләр хакында сөйләшенде. Әлегә безнең республика халкы uslugi.tatarstan.ru порталын якынрак күрә, мөрәҗәгатьләрнең дә күбесе шушы портал аша башкарыла икән. 1 октябрьдән Эчке эшләр министрлыгының электрон хезмәтләреннән фәкать gosuslugi.ru порталына теркәлү узып кына файдаланып булачак. Бу порталда штрафларны да түләргә, шулай ук хөкем ителгәнлек хакындагы белешмә (эшкә урнашканда күп җирдә сорыйлар аны) яки корал саклау өчен бирелә торган рөхсәт кәгазен, репрессия корбаннары булган туганнарыгыз хакында архив белешмәләре соратып алырга мөмкин. Машина йөртү таныклыгын алыштыру, машинаны дәүләт автоинспекциясенә исәпкә кую яки төшерү, машина номерларының дубликатын ясатып алу –болар Эчке эшләр министрлыгы тәкъдим иткән электрон хезмәтләрнең берничәсе генә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
-
14 апрель 2021 - 17:10Без имениТиеш булмагач,нигэ тормыш корырга?Болай да урод гаилэлэр белэн донья тулган,э монда жыен сантыйлар сузе сойлисез,хэер,сантыйлар сузе тугел бу.Ирекле ,свободное отношение белэн яшэуче кеше язган моны.Иллэ дэ дэ шэп шунысы:ир дэ,хатын да телэсэ кайда этлэнеп йореп кайта да,узенчэ яши.Кем ашарга тели шул пешерэ,кемгэ акча кирэк шул эшлэп таба,кем чиста кием киясе килэ,шул узенекен юа.Э балалар уртак,аларны кем карарга,ашатырга,юарга,тэрбиялэргэ тиеш? Ир синен белэн яшэргэ телэми икэн,олаксын.Доньяда рэтле ирлэр дэ житэрлек.Әгәр ир китсә...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.