Логотип
Яңалыклар

Дәүләт Думасына исемлекләр буенча «Бердәм Россия», ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Россия» уза

ВЦИОМ мәгълүматлары буенча ЛДПР икенче урынга күтәрелгән, КПРФ - өченче урында.

Беркетмәләрнең 6,72 процентын эшкәртү нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» 44,15 процент тавыш җыя. КПРФ - 17,24 процент, "Гадел Россия» - 6,24%. РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары шундый.«
Бишенче урында 2,91процент тавыш белән «Россия коммунистлары»

ВЦИОМ мәгълүматлары буенча, «Бердәм Россия», ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Россия» исемлекләр буенча 7нче чакырлыш Дәүләт Думасына уза. Сайлау участокларыннан чыккан вакытта үткәргән сораштыру (экзитпол) нәтиҗәләре әгә шундый. 

Премьер-министр Дмитрий Медведев җитәкләгән «Бердәм Россия» 44,5 процент тавыш җыйган. Икенче урында 15,3 процент белән ЛДПР, ул 14,9 процент тавыш җыйган КПРФны өченче урынга этеп чыгарган. Шулай ук яңа Думага 8,1 процент җыйган «Справедливая Россия» керә.

Башка партияләр биш процентлы барьерны үтми. Шулай да 3,5 процент тавыш «Яблоко» дәүләт финанславына өметләнә ала. Иң аз тавышны "Гражданская сила" җыйган - 0,2 процент җыйган. Сораштыру 73 субъекттагы мең сайлау участогында үткәрелгән, барлыгы 122 мең кеше сораштырылган. Сорауларга 65 процент кеше җавап биргән, 35 проценты баш тарткан. 

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар