Депутатлар #Подпишиблизких, #Подпиширодителей акциясенә кушылды

Бүген, 31 майда депутатлар Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышына җыелды. Көн кадагына куелган утыздан артык мәсьәләне тикшерер алдыннан закон чыгаручылар «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең #Подпишиблизких, #Подпиширодителей дип аталган матбугатка язылу акциясендә катнашты.
Билгеле булганча, 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру буенча #Подпишиблизких, #Подпиширодителей акциясе 22 майда игълан ителгән иде, һәм ул 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның дәвамында «ТАТМЕДИА» ширкәте составындагы йөздән артык басма матбугатка үзеңне генә түгел, ә туганнарыңны, якыннарыңны да яздырырга тәкъдим ителә. Утырышта катнашкан депутатлар исә республикадагы балалар йотлары, картлар йортларын да «Сөембикә», «Татарстан», «Идел», «Ялкын», «Казан утлары», «Казан», «Сабантуй» журналлары, «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталары кебек матбугат чараларына яздырды. Мәсәлән, Баулы районының Крым-Сарай авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр алдагы ярты елда парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яздырган матбугат чараларын укыячак.
– Без мондый рәвешле язылу кампаниясен беренче тапкыр үткәрәбез. Ул үзенә күрә хәйриячелек акциясе дә булып тора. Татарстанда нәшер ителүче газета-журналларга яздырып, һәркем якыннарын, туганнарын, мохтаҗларны сөендерә ала. Акциягә инде бик күп кеше кушылды, – дип белдерде «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин.
http://intertat.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.