Логотип
Яңалыклар

Депутатлар газета-журналларга язылды

Бүген Татарстан Дәүләт Советы бинасына хөрмәтле депутатларыбыз гына түгел, журналистлар да җыелды. Беренче генә шулай җыелышуыбыз түгел инде бу безнең. Юк, анда журналистлар катнашында нинди дә булса зур җыелыш та, түгәрәк өстәл дә узмады. Максатыбыз – бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын киләсе ел өчен газета-журналларга яздыру иде безнең.

Даими узып торучы әлеге чарага алар инде үзләре ияләнеп бетте шикелле. Менә бүген дә күп кенә депутатлар үзләренә беркетелгән картлар, ятимнәр йортларына, районнардагы башка социаль оешмаларга газета-журналларны үзләре белеп яздырды.

Мәсәлән, 2018 елдан «Сөембикә» журналын Арча (Лотфулла Шәфигуллин яздырды), Азнакай, Кама Тамагы, Яшел Үзән (Адель Вафин), Актаныш, Аксубай, Нурлат (Шакир Яһүдин) районнарындагы социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр укый алачак. Өйләренә яздырып укырга теләк белдергән башка депутатларыбыз да бар.

Киләчәктә депутатларыбыз арасында абүнәчеләребез тагын да күбрәк булсын иде дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар