Логотип
Яңалыклар

Депутат А.Сидякин Татарстан байрагын дөньядагы иң биек тау - Эверест башына күтәрде

РФ Дәүләт Думасы депутаты Алесандр Сидякин Татарстанның дәүләт байрагын дөньядагы иң биек тау- Эверестка (Джомолунгма) алып менде. Бу фотоны Татарстан Республикасы Президенты «ВКонтакте» да урнаштырган. 
- Сидякин! 8849 метров Эверест!,- дип язып калдырган Рөстәм Миңнеханов. 

Александр Сидякин Эверест башына менәргә теләге булуын 2015 елда ук белдергән иде. 



чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар