Логотип
Яңалыклар

Декабрьдә узачак «Татар җыры -2014» уңаеннан Татмедиа агентлыгында матбугат конференциясе узды.

Бу чарага килгән күп санлы журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, «Барс – Медиа» компаниясенең рәисе Камил Гәрәев «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов җавап бирде. Шулай ук XV фестивальнең баш режисcеры Ирина Алешинага да сораулар күп булды.

Журналистлар белән очрашуга фестивальләрнең һәркайсында «Алтын Барс» сынына лаек булган җырчы Айдар Галимовның, «Әле мин ике генә сынга ия булдым», – дип, тыйнак кына горурланып алган Хәмдүнә Тимергалиеваның, 475 граммлы сынга ия булырга хыялланган яшь җырчылар Фирдүс Тямаев, Раяз Фасыйховның булуы «Татар җыры» фестиваленең җырчыларның һәр катламында популяр һәм ымсындыргыч булуын исбатлады.

Шунысын да искәртик, 15 ел дәверендә фестивальдә өч йөзләп җыр яңгыраган; быелгы «Татар җырының» бюджеты 12 миллионны тәшкил итә; «Алтын Барс» сыны 999 нчы пробалы 45 г алтыннан, 198 г көмештән, 232 г бәллүрдән гыйбарәт. Барсның күзләрендә ике бриллиант ялтырый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бүре баласын бүреккә салсаң да , урманга карый

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бүре баласын бүреккә салсаң да , урманга карый

      Хәзер укыйлар