Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды

Бүген ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда алдагы дүрт елга яңа рәис сайланды. Бу вазифаны 2016-2020 нче елларда Данил Салихов башкарачак. Тавыш биргән 231 кешенең 132 се аны сайлаган.

Санау комиссиясе рәисе Чулпан Әхмәтова сайлауларның гадел узуын, бернинди хата китмәвен әйтте. 231 кеше тавыш биргән. Данил Салихов 132 тавыш, Илфак Ибраһимов 63, Ркаил Зәйдулла 22, Рифат Сәләх 7 тавыш җыйган. 7 бюллетень бозылган дип танылган.

Язучылар берлеге рәисе вазифасына соңгы дүрт елда шушы вазифаны биләгән Рафис Корбан, шулай ук Данил Салихов, Рифат Сәлах, Илфак Ибраһимов, Ркаил Зәйдулла кандидатуралары тәкъдим ителгән иде. Рафис Корбан сайлауга кадәр ясаган чыгышында үз кандидатурасыннан баш тартты. Моны ул корылтай барышында берничә әгъзадан үзенә карата канәгатьсезлек сүзләре ишетүе һәм алдагы елларда иҗат белән шөгыльләнергә теләве белән аңлатты. Кандидатларның һәркайсы Язучылар берлеге эшенә мөнәсәбәттә күзаллаулары белән чыгыш ясады. 

Белешмә өчен (“Татар электрон китапханәсе”ннән). Татар драматургы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстан Язучылар һәм Россия тетр әһелләре берлекләре әгъзасы Данил Хәбибрахман улы Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә дөньяга килгән.

1976 елда бистәдәге урта мәктәпне тәмамлый, Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Өченче курс программасын үткәч, белемен арттыру максаты белән, Казан театр училищесына укырга күчә һәм, 1983 елда аны тәмамлап, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1985-1991 елларда ул — К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актерлык хезмәтендә. Аннары Данил Салихов театрдан китә һәм 1992-1993 елларда Татарстанның «Салават күпере» балалар журналы редакциясендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Д.Салихов 1993 елның гыйнварыннан башлап 2006 елның июленә кадәр ике вазифа башкара. 1993-1998 нче елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасы белән беррәттән, 2006 елның июленә кадәр Татарстан Әдәби фонды директоры, 1998 елдан 2006 нчы елга кадәр Әдәби фонд белән бергә авторларның милек саклау оешмасы директоры вазифаларын үти. 2006-2010 елларда Әлмәт Язучылар оешмасында - җаваплы секретарь.

Актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе Данил Салихов алдагы 4 елда ТР Язучылар берлеге рәисе буларак эш күрсәтергә тиеш була.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7874
    0
    49
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    4198
    5
    49
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3754
    2
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4588
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6351
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 сентябрь 2023 - 18:55
    Без имени
    Кырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…
    Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы? 
  • 26 сентябрь 2023 - 16:03
    Без имени
    Шушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 14:43
    Без имени
    Шуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 07:52
    Без имени
    Эй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 19:24
    Без имени
    Никах ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»