Логотип
Яңалыклар

COVID–19. 71 яңа очрак

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы теркәлгән, 28 кеше хастаханәгә озатылган.


Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы теркәлгән, 28 кеше хастаханәгә озатылган, 43 кешедә авыруның җиңел формасы күзәтелә, алар өйдә дәвалана.  5 кеше – читтән кайтучы, 66 кеше авыручылар белән элемтәдә булу нәтиҗәсендә авырган.
Яңа авыручыларның яшь буенча бүленеше:
18 яшькә кадәр – 11
18 дан 30 га кадәр – 10
30 дан 50 гә кадәр – 21
50 дән 60 ка кадәр – 14
60 тан 70 кә кадәр – 10
70 тән 80 гә кадәр – 3
80 нән 90 га кадәр – 2

Географиясе:
Казан – 36
Яр Чаллы – 11
Алабуга – 1
Аксубай – 1
Әтнә – 2
Биектау – 3
Буа – 2
Кукмара – 4
Сарман – 2
Теләче – 1
Тукай – 1
Түбән Кама – 4
Чирмешән – 1
Чүпрәле – 1
Яшел Үзән – 1
Барлыгы 88  кеше савыгып, өйләренә озатылган.
Үзегезне саклагыз! Өйләрегездә калыгыз! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар