Логотип
Яңалыклар

Чистай районында юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә

Кичә көндез Чистай районында "КАМАЗ" 13 яшьлек малайны бәрдерә. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл һәлакәте турында хәбәр 112 номерына шаһитләрдән килеп ирешә. Алар әйтүенчә, 46 яшьлек ир-ат 13 яшьлек малайны бәрдерә.

Фаҗигә булган урынга ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләре килә. Малайны кома хәлендә Чистай район шифаханәсенә алып китәләр.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар