Логотип
Яңалыклар

​Чиста сайлауларга сез әзерме?



18 ноябрьдә Татарстанның 43 районында урнашкан 844 авыл-шәһәр җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум узачак. Үзара салым кертү буенча референдумнар бездә 2013 елдан бирле үткәрелә. Ул үз проблемаларыңны чишәргә ышанычлы адым дигән сүз. Авыл җирлеге вәкаләтләренә керә торган көн кадагындагы проблемаларны чишү өчен халыктан бер тапкыр җыеп алына торган акча турында сүз бара. 

Шушы уңайдан «Чиста сайлаулар өчен» Күзәтчеләр корпусы» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте сайлау участокларында илебез гражданнарының сайлау хокуклары ничек үтәлгәнен контрольдә тотачак. 2012 елда яшь юристлар инициативасы белән барлыкка килгән әлеге корпус үзенең югары әзерлеге, төп бурычларны тормышка ашырганда Россия гражданнарының хокукларын яклавы  белән билгеле. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Үзара салым кертү буенча референдумга багышлап уздырылган матбугат конференциясендә дә шулар хакында сөйләштеләр. 

«Без Татарстанда масштаблы җәмәгать күзәтчелеге оештырырга булдык. Референдумнарда эшләү тәҗрибәбез бар. Монысы – яңа, үзара салым буенча», –  диде «Чиста сайлаулар өчен» Корпусы» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте Башкарма комитеты җитәкчесе Алена Булгакова. 

Татарстан Республикасында  «Чиста сайлаулар өчен» Корпусы» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте аппараты җитәкчесе Лилия Төхфәтуллина «Корпус» әгъзаларының яңа, заманча технологияләрдән файдаланачагын, сайлау участокларында «Ситуация үзәге» эшләячәген, күзәтчеләр белән тыгыз элемтә урнаштырылачагын җиткерде. Референдумның җәмгыятьне демократияләштерүгә бер адым булуын ассызыклады.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар