Чиләбедә «Татар кызы-2015» Бөтенроссия конкурсының финалы була

9-16 октябрь көннәрендә Чиләбедә Татар мәдәнияте көннәре уздырылачак.
Шуның кысаларында 9 октябрь көнне Троицкидан булган шагыйрь Басыйр Рәфыйковның «Шаги будущего»/«Киләчәк адымнары» балалар өчен шигырьләр китабы презентацияләнәчәк. Китап татар һәм рус телләрендә бастырылган.16 октябрьдә Чиләбе үзәгендә Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилгә скульптура ачылачак. Ул Көньяк Уралга Татарстан тарафыннан бүләк итеп бирелгән. Скульптура Бакый Урманченың «Таштагы портретлар» сериясеннән. «Манекен» театры янындагы скверда буласы шушы тантанага Мәскәүдән шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да килер дип көтелә.
Шул ук көнне «Трактор» Боз аренасында Көньяк Урал һәм Татарстан һөнәрчеләренең кул эшләнмәләре сәүдә ярминкәсе ачылачак. Моннан тыш, кызлар арасында биредә беренче тапкыр «Татар кызы-2015» Бөтенроссия конкурсының финал өлешен уздыру да күздә тотыла һәм аны ачу хокукы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровскийга ышанып тапшырыла. Бәйрәмне милли сәхнә сәнгате әһелләре музыкаль яктан бизәргә җыена. Алар арасында Ринат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗанова, «Артур һәм Марат дуэты», ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һ.б. бар.
9-16 октябрь көннәрендә Чиләбе Рәссамнар берлегендә «Дөнья — хатын-кызлар кулы белән» дигән күргәзмә эшләячәк.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/06/114329/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.