Логотип
Яңалыклар

Чемпионатка кунакханә һәм рестораннар әзер

Билгеле булганча, Футбол буенча Бөтендөнья чемпионаты вакытында Казанда 6 матч узачак. Кунаклар Бразилия, Франция, Германия, Иран, Польшадан көтелә. Инде ул көннәр өчен кунакханәләрдә бүгеннән үк урын алып кала башлаганнар.  Номерларның тәүлеклек хакы 3 400 сумнан башлана.
Кунакларга хезмәт күрсәтәсе отель һәм рестораннар инде бүгеннән үк әзер. Әлегә менюлар барлана, аларны матчта катнашасы илләр теленә тәрҗемә итү эше бара. Ризыкларны һәр илнең кухня үзенчәлеген искә алып пешерәчәкләр. Шулай ук татар һәм рус милли ашлары да әзерләнәчәк.
Чемпионат башланыр алдыннан персоналга дизентерия һәм гепатитның «А» төренә прививкалар да ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар