Логотип
Яңалыклар

Быелгы Тукай премиясе лауреатларын беләсезме әле?

Бүген бөек Тукаебызның тууына 134 ел. 

Бүген бөек Тукаебызның тууына – 134 ел. 
Соңгы вакытта дөньядагы бу үзгәрешләр булмаса, без бүген барыбыз да Шигырь бәйрәменә, Туган тел бәйрәменә урамнарга чыгар идек – Тукай һәйкәле янына җыелыр идек. Хәтта өстән яңгыр явып торса да... 

Әмма быел бәйрәм, кызганыч, башкачарак узачак. Барлык тантаналы чараларның да форматы үзгәрә. 

Тукай премиясе лауреатлары исемлеген ел да, белгәнебезчә, Тукай һәйкәле янында игълан итәләр иде. Быел ул исемлек «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалы аша яңгыраячак. Бүген көндезге сәгать уникедә «Татарстан–Яңа гасыр»да бәйрәм уңаеннан фильм-концерт күрсәтеләчәк, яңа лауреатларның исемнәрен дә шул концерт барышында ишетәчәкбез. Дөрес, кайбер матбугат чаралары бу исемлекне күптән язып чыкты инде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән билгеләнгән 2020 ел лауреатлары:

Лирон Хәмидуллин – «Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Офыктагы аҗаган» китаплары өчен;

Осокин Денис – «Ноябрьдән мартка кадәр бакча карачкылары» («Огородные пугала с ноября по март») әсәрләре өчен;


Идрис Газиев – татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкаруы өчен;


Юрий Александров, Гульнора Гатина, Виктор Герасименко, Ринат Салаватов – Резеда Ахиярованың «Сөембикә» операсын сәхнәләштергәннәре өчен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар