Логотип
Яңалыклар

Быел вузларга гаризаларны имтиханга кадәр үк кабул итәчәкләр

Быел югары уку йортларына керү өчен гаризаларны 20 июньнән, Бердәм дәүләт имтиханнарын биргәнче үк тапшырырга мөмкин булачак.


Быел югары уку йортларына керү өчен гаризаларны 20 июньнән, Бердәм дәүләт имтиханнарын биргәнче үк тапшырырга мөмкин булачак. Документларны 17 августка кадәр кабул итәчәкләр.  Вузларга керү тәртибен Россиянең мәгариф министры Валерий Фальков аңлаткан, дип хәбәр итә «РИА Новости». Министр сүзләренчә, имтиханнар бирү вакыты үзгәрсә дә, документларны кабул итү вакыты үзгәрми. Бердәнбер үзгәреш – әле имтиханнарны тапшырмаган килеш үк, абитуриентлардан гаризалар кабул итәчәкләр. 
Аннан алдарак ул чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ тапшыру тәртипләре турында сөйләгән иде. Укучыларны бер-берләреннән 1,5 м читтә утыртачаклар, имтихан кабул итү урыннарында шәхси саклану чаралары булачак. Роспотребнадзор укучыларга битлек һәм перчаткалар кияргә тәкъдим итсә дә, бу шарт мәҗбүри түгел дип өстәгән. 
Коронавирус пандемиясе аркасында имтихан бирү вакыты инде ике тапкыр үзгәртелде. Россия Президенты Владимир Путин беренче имтиханны тапшыру вакытын 29 июньгә билгеләгән. Бу көнне укучылардан тыш кына өйрәнчек имтихан уздырылачак. Ә рус теленнән БДИ 6-7 июльдә узачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар