Быел Татарстанда узган елдан дүрт тапкырга күбрәк – 28 яңа балалар бакчасы төзеләчәк

Соңгы тугыз елда республикада 200дән артык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылган.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). 2019 елда Татарстанда яңа 28 балалар бакчасы төзеләчәк, аларның 27сендә ясле урыннары да булачак. Бүгенге көндә Аксубай районының Иске Илдерәк авылында 25 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше тәмамланган.

Үткән ел Татарстанда 785 урынга барлыгы җиде балалар бакчасы сафка бастырылган, бу эшләргә 674 миллион сум акча тотылган. Яңа бакчалар Түбән Камада (260 урынга), Арчада (140 урынга), Тукай районының Иске Ерыклы авылында (140 урынга), Актаныш районының Пучы авылында (120 урынга), Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылында (50 урынга), Кукмара районының Ядегәр авылында (50 урынга), Әтнә районының Түбән Шашы авылында (25 урынга) пәйда булды.

2010-2018 елларда республикада барлыгы 31 490 урынга 210 бакча төзелде. Бу максатларга 17,73 миллиард сум акча бүленде. 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7956
    1
    104
  • 8543
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9565
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...