Логотип
Яңалыклар

Быел Сабан туй булачакмы?

Әлегә республика Сабан туен уздыру турындагы карар юк. Кайсыбер регионнар аны он-лайн уздыру фикерен дә белдерә. 

Быел халыкара һәм төбәкара Сабантуй бәйрәме уздырылмаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура җыены рәисе Васил Шәйхразыев белдергән. 
Аның сүзләренчә, май ахыры–июнь башында Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә уздырырга ниятләгән халыкара Сабантуй да, Болгариядә узарга тиеш булган Европа Сабан туе да, Ташкенттагы Азия Сабантуйлары булмаячак. Аларны башка вакытка күчерү хакында карар расланмаган. Әлегә республика Сабан туен уздыру турындагы карар да юк. Кайсыбер регионнар аны онлайн уздыру фикерен дә белдерә икән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар