Логотип
Яңалыклар

Бурдан кала, уттан калмый: бер тәүлектә өч янгын, дүрт мәет

Мөслим, Саба, Мамадыш районнарында чыккан янгын дүрт кешенең гомерен өзде. 
“Әҗәле йөрткәндер, 11 тулуга өйгә кайтып яткан”

Бурдан - кала, уттан – берни калмый, ди татар халык мәкале. Әмма зәһәр ялкын телләре еш кына берәмтекләп җыйган мал-мөлкәтне генә түгел, кеше гомерен дә аямый.
Мөслим районының Түбән Табын авылында 2 декабрь төнендә янгын чыга. Авыл җирлеге башлыгы Рүзәл Хафизов “Татар-информ”га менә ниләр сөйләде.

– Шимбә, төнге берләр тирәсе иде, “Янгын” дип хәбәр иттеләр, – ди җитәкче. – Бу вакытта инде авыл йоклый. Янгын чыккан йорт хуҗалары да – ир белән хатын, кунакка кайткан кызлары белән кияүләре дә йоклаган була. Төтен исен сизеп булса кирәк, Шәйдуллинарның кызлары – Гөлгенә уянып китә. Шуннан соң ул барысын да йокыдан уята. Нәтиҗәдә, Гөлгенә үзен, әти-әнисен үлем тырнагыннан саклап кала. Әмма ире – 21 яшьлек Илһам Авзалов өйдән үз аяклары белән чыкмый. Аның өйдә калганын белеп, бабасы – Гөлгенәнең әтисе бер-ике тапкыр өйгә дә керә, соңгысында йокы бүлмәсенең тәрәзәсен ватып, “прихожая”га кадәр үтә, әмма киявен таба алмый.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, Илһамның йокысы каты булган. Шулай ук аның караваттан кинәт торгач, кан басымы төшеп, аңын җуя торган гадәте дә бар, диләр.
Илһам белән Гөлгенә
 
– Гөлгенә белән Илһам бер ел элек гаилә корганнар иде. Бик озак очрашып йөрделәр. Гөлгенә Чаллыда медицина белгечлегенә укый, Илһам инде солдат хезмәтен үтәп кайтты. Илһам – бик тырыш егет, ел саен зират өстенең печәнен чабып, чистартып, карап торды. Быел җәй буе комбайнчы булып эшләде, – ди Рүзәл Хафизов.

Үлем үкенечсез булмый, диләр. “Эх, шулай булса” дип, терсәк тешләрлек вакытлар булса да, барысы да Ходай кулында шул.

– Яшьләр гел очрашып, күрешеп торалар бит инде. Ялларда авылга кайткач, Илһам да яшьтәшләре, дуслары белән гел күрешеп торган. Фаҗига буласы кичтә дә ул, дуслары белән мунча кергән. Кешене әҗәле йөртә диләр бит. Илһам 11ләр тулып китүгә өйгә кайтып яткан. Башка вакытларда исә болай иртә таралышмый торган була алар, – ди авыл җирлеге башлыгы.

21 яшьлек Илһам Авзаловны бүген туган авылы Тугашта җирләячәкләр.


Аракы+тәмәке=фаҗига
Саба район үзәгендә дә 29 яшьлек хатын белән 38 яшьлек ир янгын корбаны була. 2 декабрьдә, кичке 11 ләр тирәсендә Тукай урамында йорт яну турында хәбәр килеп ирешә янгын сүндерү бүлегенә. Янгын сүндерелеп, 20 минут үтүгә өйдә кешеләр калуы билгеле була.

– Нинди кешеләр дисәм, “салдым белән шаярдылар”, – диде Саба бистәсе башлыгы урынбасары Расыйх Хәсәнов. – Айсылуга 29 яшь, тумыштан инвалид. 38 яшьлек “сожителе” Илнар Зиннәтуллин – Язлы Арташ авылыннан. Гаилә булып яши башлауларына 5-6 еллап бар, әмма язылышмадылар. Каядыр эшләүләрен дә белмим, Айсылуның пенсия акчасына, Айсылуның әти-әнисе йортында яшәделәр. Алар исә, олы кызларының ире үлгәч, шунда күченеп яши башлаганнар иде.

Янгында ир дә, хатын да зыян күрә. Ирнең чәчләре янып көлгә әйләнә хәтта, хатынның да бите, куллары пешә. Айсылуның әти-әнисенең шыгырдаган агач өе эчке яктан янып бетә.

–Ел әйләнәсе баш ташлап эчәләр димәс идем. Шулай да елга бер-ике тапкыр “ычкынып” алалар иде. Менә шул ялгышлык нинди аяныч нәтиҗәләргә китерде дә инде, – диде Расыйх Хәсәнов.

Ир белән хатын бу көнне дә салган була. Ир исә тәмәке тарта-тарта йокыга китә. Ә бу исә аның соңгы йоклавы була.


“Биш минуттан әйләнеп керсә, әтисе инде исән булмый”
Үлемне каш белән күз арасы ераклыгында диләр. Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында да 68 яшьлек Гарифҗан Гәрәев үз мунчасында, мунча ягарга кергән җирдән җан-тәслим кыла.

Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин сүзләренчә, шимбә көнне әти-әнисе янына кызы белән кияве кайта. Әти кеше алар кайткач, мунча ягарга була. Урамга алар өчәүләп чыгалар. Әмма әтиләре мунча яккач та, шунда кала. Биш минуттан соң кызы кабат мунчага әйләнеп килсә, әтисе инде үлгән була. Мунчага ут та каба башлый, әмма аны күмәк көч белән, тиз арада сүндерәләр.

– Гарифҗан абый гомере буе колхозда эшләде, икенче төркем инвалид иде. Авылда хатыны белән гомер иттеләр. Йөрәк авырулары да булган дип сөйлиләр. Яшәмәслек кеше түгел иде, аянычлы үлем, – диде авыл җирлеге башлыгы.

чыганак: http://intertat.ru/society/ber-t-lekt-ch-yangyn-d-rt-m-et-21-yashlek-kiya-29-m-38-yashlek-ir-bel-n-khatyn-68-yashlek-babay-kyzy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар