Логотип
Яңалыклар

Буа районында малайлар суга баткан

Соңгы вакытта көн туса суга бату белән бәйле хәвефле хәбәрләр еш ишетелә

Соңгы вакытта көн туса суга бату белән бәйле хәвефле хәбәрләр еш ишетелә. 
Кичә шундый тагын бер фаҗига Буа районының Әхмәт авылында булган. 
15 һәм 17 яшьлек ике яшүсмер су коенырга киткәннәр. Алар бик озак кайтмый торгач, малайларның берсенең әнисе елга буена эзләп барган. Әмма су буенда аларның киемнәрен һәм мотоциклларын гына тапкан. Үзләре булмаган... 
Яшүсмерләрне төне буе эзләгәннәр, әмма нәтиҗәсез. Бүген авылга Казаннан водолазлар килгән. Бер малайның гәүдәсен тапканнар. Ул ярдан 16 метр ераклыкта булган. Икенчесен – эзлиләр. 
Малайлар су коенырга көн дә йөргәннәр. Кичә алар белән ни булган – билгесез. 
Динар белән Данилның әти-әнисе генә түгел, бөтен авыл кайгыда. 

1 июньнән бирле Татарстанда 40 кеше суга батып үлгән. Шуларның дүртесе – балалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар