Логотип
Яңалыклар

Бу атнада музейларга бушлай кертәләр

Бүгеннән башлап, атна дәвамында Татарстанның дәүләт музейларына һәм аларның филиалларына, музей-тыюлыкларга бушлай керү мөмкинлеге бирелә. Бу – «Татарстанда музейлар язы» акциясе кысаларында үткәрелүче чара һәм анда республиканың 217 музее катнаша. Тулы программа белән Татарстанның музейлар ассоциациясе сайтында танышырга була.

Бүген – 1 апрель – «Көлке көне». Шул уңайдан Татарстан дәүләт музеенда «Бегемот көне» дип аталган көлкеле программа тәкъдим ителә. Ул квест-уен формасында узачак.

2 апрельдәге чаралар исә «Россиядә Театр елы»на багышлана. Бу көнне музейларда танылган актерлар белән очрашулар, әңгәмәләр, мастер-класслар үткәрелә. Заманча итеп яңартылган, төзекләндерелгән Габдулла Тукай әдәби музеенда 2 апрель көнне «Тукай белән сөйләшәм» дип аталган бөтенләй яңа форматтагы экскурсия-променада уза. Моңа кадәр әле мондый экскусиянең бездә булганы булмаган.

5 апрель – Татарстан дәүләт музееның туган көне. Бу көнне бик зур бәйрәм чаралары планлаштырыла. Шушы көнне көндезге икедә «Бүләк итү көннәре»нең тантаналы ябылышы һәм кунакларны торт белән чәйле табын көтә.

Ә менә 7 апрель – «Музейлар язы»ның ябылган көне – Эшче профессияләр елына багышлана. Бу көнне музей кунакларына алтын-көмеш бизәнү әйберләренең ничек эшләнгәнен күрсәтәчәкләр, тарихын сөйләячәкләр. Хәтта мастер-классларда үзегез дә катнаша алачаксыз.

 

Моннан тыш, музейлар белән танышырга теләге булганнарга ике төп яңалык:

Быелның апрель аеннан башлап, һәр айның 1 нче сишәмбесендә дәүләт музейлары, аларның филиаллары һәм музей-тыюлыкларга керү бушлай булачак.

 

Икенче яңалык: май аеннан музейларда гаилә билеты кертелә. Өч кешелек гаилә төркеме: ике баласы белән килгән әти яки әни музейга бушка керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар