Логотип
Яңалыклар

Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсында катнашыгыз!

КФУ, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулуга багышлап, урта белем бирү оешмаларының 7-11нче сыйныф укучылары арасында “Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды...” Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсы үткәрә. Чара Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыруны, яшь буынны татар шигъриятенә, милли мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итү, аларда туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләүне максат итә.
Конкурс 10 марттан 20 апрельгә кадәр читтән торып үткәрелә. Анда катнашу өчен Габдулла Тукай шигырен татар, рус, Идел буе халыклары яки инглиз телендә сөйләп, видеога яздырып, конкурска тапшыру зарур. Видеоязманы һәм гаризаны competition@kpfu.ru электрон адресына “Конкурс “Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды...” искәрмәсе белән юлларга кирәк.

Бәйгегә йомгак 11-15 апрельдә ясала. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 апрельдә КФУда була.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар