Логотип
Яңалыклар

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары "Корстон"да күргәзмә белән таныша

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучылар өчен Татарстан Республикасының инновацион потенциалы күргәзмәсе тәкъдим ителә. Аның белән делегатлар Казанның "Корстон" комплексында таныша. 



Аннан соң Татарстанның сәнәгать һәм социаль-икътисади объектларs презентацияләнәчәк. Делегатлар, өч төркемгә бүленеп, "Химград", "Казан-Арена" стадионы һәм Иннополиска барачак.



Төштән соң Казан буенча экскурсия оештырыла, кичен исә делегатлар һәм кунаклар Татарстанның сәнгать осталары концертын тамаша кылачак.




чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/04/145719/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар