Логотип
Яңалыклар

Бөтендөнья татар конгрессы: пандемия эшкә комачау түгел

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы узып баручы ел нәтиҗәләрен барлады һәм үзенең эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы узып баручы ел нәтиҗәләрен барлады һәм үзенең эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Республиканың татар басмаларында  эшләүче журналистлар алдында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. 
Төп вакыйгалар дип ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны атады, бу күркәм даталарны читтәге милләттәшләребезнең ничек билгеләп узуын әйтеп үтте.  
Пандемия аркасында быел Сабантуйлар туктап торды, дөресрәге, онлайн-форматта гына узды. 
– Пандемиянең уңай ягы да булды, – диде Милли Шура рәисе. – Әйтик, «Татарча диктант» акциясендә узган ел – 82 мең, өченче ел 12 мең кеше катнашкан булса, быел диктантны 385 мең кеше язды. Киләсе елга бу сан 1 миллионнан да ким булмасын дигән максат куйдык. Без аны 3 көн дәвамында үткәрергә телибез. 
Яңа гына тәмамланган «Җәлил укулары»нда катнашучылар да артты – 8 мең кешегә җитте. Анда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең татарча, русча гына түгел, теләсә кайсы телгә тәрҗемә ителгән шигыре белән катнашырга мөмкин. Теләкләр зурдан: киләсе елга «Җәлил укулары»на 15 меңгә якын  катнашучыны җәлеп итәргә ниятлибез. 
Ахырда Васил Шәйхразыев журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. (Сорау бирүчеләр арасында Татарстаннан читтә яшәүче, эшләүче журналистлар да бар иде. Алар матбугат конференциясендә онлайн-форматта катнашты.) Киләсе елның язында узачак Җанисәпкә Бөтендөнья татар конгрессы ничек әзерләнә, Мәскәүнең «Татар штабы» Бөтендөнья татар конгрессына кире кушылырмы, «Гамәл стратегиясе»нең авторлары кем, читтә гомер итүче татарларның мәктәпкәчә яшьтәге балаларына Татарстанда лагерь оештырып булмыймы, «Татарлар» кебек тапшыруларны халык күпләп караган кичке сәгатькә күчерү мөмкинме, катлаулы шартларда эшләгән Башкортстан журналистларын, андый ихтыяҗ туса, яклау булачакмы... 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар