Логотип
Яңалыклар

Бөтен Казанга билгеле табиб Рәшит Миннетдинов вафат

Табиб Рәшит Миннетдиновның коронавирус аркасында хроник авыртулары кузгалган һәм ул чирне җиңә алмаган. Кызганыч...

Табиб  Рәшит Миннетдиновның коронавирус аркасында хроник авыртулары кузгалган һәм ул чирне җиңә алмаган. Кызганыч... Бангладеш Республикасыннан Татарстанга шундый авыр хәбәр килде. Бу хәл 17 июнь көнне булган.
2004 елдан бирле МКДЦның кардиология бүлеген җитәкләгән Рәшит Миннетдинов Бангладеш Республикасына Россиянең медицина белгечләре составында киткән булган. Алар коронавирус эпидемиясе вакытында андагы авыруларга ярдәм итү өчен барганнар. 
Табибка күптән түгел генә 66 яшь  тулган булган. 
Ул 1954 елның 25 апрелендә Актаныш районында туган. Казан медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Озак еллар 15 нче шәһәр больницасының кардиология бүлегендә эшләгән. 
Якыннарының, аны белүчеләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлык телибез... 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар