Болгарда "Хозур" нәшрият йорты китап ярминкәсеннән кеше өзелмәде

“Хозур” нәшрият йорты Изге Болгар җыенында бабаларыбыз рәсми төстә Ислам кабул иткән тарихи җирендә дини китаплар сатуны оештырды. Моның өчен “Хозур” Болгарда зур чатыр корган иде.
Чатыр эчендә Россия һәм Татарстан нәшриятлары китаплары тәкъдим ителде. Халык танылган нәшриятчы Фәния апа Хуҗиәхмәт бастырган китапларны да, Татарстан китап нәшрияты басмаларын да кызыксынып карады. Шулай ук “Рисалә” (Түбән Кама), “Рисаләт” (Дагыстан), “Мир знаний” (Мәскәү), “Иман нәшрияты” (Казан) һәм башка дини китаплар бастыра торган нәшриятлар катнашты. Моннан тыш биредә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган шамаилләр конкурсында катнашкан шамаил авторлары белән очрашырга һәм аларның эшләрен карарга мөмкин булды.
“Хозур” нәшрият йорты Болгарда беренче тапкыр дини китап ярминкәсен узган елгы җыенда уздырган иде. Быел исә үткән елдан аермалы буларак ярминкә күпкә зуррак шатырда оештырылды һәм күбрәк китаплар тәкъдим ителде. Ярминкә җыенга килгән халык өчен рухи байлык – китаплар алу урынына әверелде.
сылтама: http://dumrt.ru/news/news_10391.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.