Логотип
Яңалыклар

​Бүләк кайтып җитте

«Сөембикә» журналы Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл хуҗалыгын үстерүгә багышланган Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, өченче урынны яулады. 
 
Бәйгегә 81 регионнан 5329 журналистның эше кабул ителгән.  Без «Авыл гаиләсенең заманча йөзе» номинациясе буенча җиңеп чыктык. Бүгенге авыл, аның тормышы, яшәеше, авыл кешеләре – «Сөембикә»нең гомер-гомергә төп темаларының берсе булды. Авылда яшәүче тырыш, уңган гаиләләрне барлап, аларның уңышларын бөтен татар галәменә таратуны без үзебезнең изге бурычыбыз дип беләбез. 



Бүләкне «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысовага Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлнирә Габдрахманова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар