Логотип
Яңалыклар

Биләрдә «Сәләт» IV Халыкара яшьләр уку-укыту форумы уздырыла, «Фәнсар» фәнни-белем бирү үзәге ачыла

Татарстанның Алексеевск районында урнашкан «Биләр» тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә 7-12 июль көннәрендә «Сәләт» IV халыкара яшьләр уку-укыту форумы уздырыла. Быел анда Татарстаннан, Россия төбәкләреннән, шулай ук ерак һәм якын чит илләрдән 5 меңнән артык кеше катнаша, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Катнашучылар арасында фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, төрле иҗади конкурсларда, спорт ярышларында катнашып уңышка ирешкән 12-17 яшьләрдәге 3,5 меңләп яшүсмер исәпләнә. Форумга күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать вәкилләреннән 400ләп кунак, ТР яшьләр оешмаларының 200дән артык лидеры, «Сәләт» лагерьларында ял итүче 300ләп сәлкеш, 150 журналист чакырулы.

Уку-укыту программасы кысаларында төрле юнәлештәге мастер-класслар, тренинглар оештыру, күренекле галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән кызыклы очрашулар уздыру каралган.

Бай эчтәлекле белем бирү программасыннан тыш, традицион рәвештә, форум кысаларында интеллектуаль-спорт эстафетасы, КВН фестивале, шулай ук «Нәрсә? Кайда? Кайчан» интеллектуаль уены буенча турнир үткәрелә.

19нчы мәртәбә җыелма командалар арасында футбол, волейбол һәм шахмат буенча чемпионат уздыру ниятләнә. Быел 14 мини-чемпионат үткәрү күздә тотыла. Форум дәвамында музей-тыюлык территориясендә радио, телевидение эшләячәк. 3-7 яшьләрдәге сабыйлар өчен «Бәләкәч» балалар мәйданчыгы оештырыла.

Иртәгә, 8 июль көнне, форум кысаларында сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерүгә юнәлтелгән ел әйләнәсендә эшли торган «Фәнсар» фәнни-белем бирү үзәген ачу күздә тотыла. Ул төзекләндерелгән «Дубок» балалар сәламәтләндерү лагере урынында була. 

Чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Сәләт» фонды оештыра.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/07/111087/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар