Логотип
Яңалыклар

Биектауда бер кыз егетенең йортына ут төрткән

Мәхәббәт кайчак бик куркыныч та булырга мөмкин. Шуның аркасында узган атнада – Россия көнен бәйрәм иткәндә Биектау районында аздан гына фаҗига булмый калган.

Мәхәббәт ул бик куркыныч нәрсә икән. Шуның аркасында узган атнада – Россия көнен бәйрәм иткәндә Биектау районында аздан гына фаҗига булмый калган. Йөргән егете белән ачуланышкач, бер кыз сөйгәне яшәгән йортка ут төрткән. Шул рәвешле ул аннан үч алырга теләгән. Җинаять урынына үзе генә түгел, төнге якта дусларын ияртеп килгән. Яшьләр йортның стеналарына тиз кабынучы сыеклык сибеп ут төрткәннәр. Өйне ялкын чорнап алгач, кыз егетнең машинасына үзе белән алып килгән венокны салган. 
Бәхеткә, янгын башлануын күршеләре күреп алып, тиз арада ярдәм чакырганнар. Янгын сүндерүчеләр утка йортны камарга ирек бирмәгән.  
Хәзер әлеге хәл буенча җинаять эше ачылган дип хәбәр итә «Комсомольская правда» газетасы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар