Логотип
Яңалыклар

Бүгеннән Татарстанга кунакка килергә ярый, чөнки... 

Бүгеннән, ягъни 5 июньнән башлап Татарстанга башка төбәкләрдән килүчеләргә 14 көн дәвамында үзизоляциядә утырырга кирәк булмаячак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты шушы хакта яңа карар кабул итте. 

Моңа кадәр илнең кайсы регионыннан кем килсә (кайтса) дә, ул кеше һәм ул кунакка килгән гаилә әгъзалары 14 көн буе өйдән чыкмаска – үзизоляция режимын сакларга, авыруның ниндидер билгеләре күренә башласа, шунда ук табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш иде. Бу таләп COVID-19 белән инде авырып терелгән, Татарстанга килгәнгә кадәр ике көн элек бу хакта табиб белешмәсе алучыларга гына кагылмады. 

Әмма яңа карар чит илләрдән кайтучыларга кагылмый. Алар хәзер дә ике атна дәвамында обсерваторда утырырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар