Логотип
Яңалыклар

Бүгенге яңгырлы иртә безгә кайгылы хәбәр китерде

Озакка сузылган каты авыртудан соң  шагыйрь, прозаик, публицист, журналист, эзтабар язучы-архивчы, Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең, Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы Шаһинур Мостафин (12.02.1948) арабыздан китеп барды. 

Озакка сузылган каты авыртудан соң танылган шагыйрь, прозаик, публицист, журналист, эзтабар язучы-архивчы, Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең, Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы Шаһинур Мостафин (12.02.1948) арабыздан китеп барды. Шаһинур Мостафин гомерен сугыштан кайтмаган солдатларны эзләп табу, аларның исемнәрен илгә кайтару, язмышлары турында язуга  багышлады. 

Язучының казанышлары: журналистика, әдәбият һәм хәрби-тарихи публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге Татарстан Республикасы журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе (1982), Кукмара районы газетасының беренче редакторы — гвардияче каһарман Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия (1986), Татарстан Язучылар берлеге, Мамадыш районы хакимияте һәм «Чулпан» агрофирмасының Шәйхи Маннур исемендәге премиясе (1995), Кол Гали исемендәге премия (2000) белән билгеләп үтелде. Аңа шулай ук Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде (1999). 2003 елда Шаһинур Мостафин, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесендә хәрби темага язган әсәрләре белән катнашып, «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек булды. Шаһинур Мостафин – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Шушы елның 8 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле язучы Шаһинур Мостафинны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды.

Кызганыч, Татарстан китап нәшриятында басылып ятучы соңгы китабын ул инде кулына алырга өлгермәде. 

Шаһинур Мостафин бүген туган ягында  – Мамадышта җирләнәчәк. Аның белән хушлашу сәгать 9 да, 7 нче шәһәр хастаханәсе янында булачак. 

Шаһинур аганың гаиләсенең, балаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын...

Шаһинур Мостафин поэмасы: http://syuyumbike.ru/news/poeziya/yaratu-ul-tylap-tuymas-yrday

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар