Бүгенге тавыш бирүләрдә барлык сайлаучыларның 13 проценты катнашкан

Бүген кичке сигездә 460 сайлау участогы эшен төгәлләп, 460 санау комиссиясе бюллетеньнәр санарга кереште. 1909 кеше – санау комиссиясендә эшләүчеләр өчен яңа этап башлана гына әле.
Алдан тавыш бирү республикада уңышлы үтте, дәгъва белдерүчеләр, кисәтүләр булмады. Участокларга 398 мең 193 сайлаучы килгән, бу барлык сайлаучыларның 13 проценты дигән сүз. Гомумән, республикада 2 млн 900 сайлаучы бар. Иң актив районнар дип Әтнә, Саба, Теләче районнарын атарга була. Аларда 19 проценттан күбрәк сайлаучы килгән. Шулай ук Арча, Балтач, Кукмара, Биектау, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары да калышмаган, аларда 18 проценттан артыграк сайлаучы килеп, алдан тавыш бирүләрдә катнашкан. Оештыручылар халыкны җәлеп итүнең төрле чараларын да кулланганнар. Мәсәлән, Тәтештә бүген сайлау участокларында авыл бәйрәме уздырылган. Кайдадыр концерт, төрле акцияләр узган.
«Бүгенге тавыш бирү нәтиҗәләре 28 майдан да соңга калмый әзер булырга тиеш, – дип белдерде Татарстанның Дәүләт Советы Секретаре, алдан тавыш бирүне оештыру комитеты председателе Лилия Маврина. – Шушы нәтиҗәләргә нигезләнеп, 2019 елгы сайлауларда Татарстан буенча «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлегенең рейтингы билгеләнәчәк».
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.