Логотип
Яңалыклар

Бүген бер йортны яшен суккан

Бүген төнге 12 тулып 16 минутта Татарстаннның Лениногорск районында бер йортны яшен суга.

Бүген төнге 12 тулып 16 минутта Татарстанның Лениногорск районында бер йортны яшен суга. Шуның аркасында бер катлы агач йортта янгын башлана. Бәхеткә, хуҗалар  үзләре өйдә булмый, янгын сүндерүчеләрне күршеләр  каршы ала. Алар инде йортны электрдан өзеп, газ краннарын ябарга өлгергән була. Янгын сүндерүчеләр утка артык таралырга ирек бирми. Шулай да йортның түбәсенә һәм стеналарына шактый ук зыян килә.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар