Логотип
Яңалыклар

Бөгелмәдә сайлаучыларның 20 проценты тавыш биргән

Бөгелмә муниципаль районында сайлау эше тулы куәткә бара. Моны сайлау участогына килеп керү белән күрәсең, дип хәбәр итә ТР мәгълүмат үзәге.

Бөгелмә шәһәренең 4 нче мәктәбе бинасында берьюлы өч участок эшли. Халыкның активлык дәрәҗәседә шактый югары.

"Иртәнге сәгать 10га сайлаучыларның 20 проценты үз гражданлык бурычын үтәп өлгерде. 1094 нче сайлау участогында барлыгы 1366 кеше тавыш бирергә тиеш. Моның өчен без барысын да эшләдек. 23 кеше участокка килә алмау сәбәпле, өйләрендә тавыш бирәчәк. Андый кешеләрне без халыкны сайлауга чакырып йөргән вакытта теркибез, – ди 1094 нче сайлау участогы рәисе Владимир Ермолаев.

Өйдә сайлаучылар арасында 82 яшен тутырган София Галиуллина да бар. Авырып китү сәбәпле, ул кандидатларга һәм сәяси партияләргә тавышны өйдә бирергә булган.
Бөгелмә шәһәренең территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Наумов сүзләренә караганда, шәһәрдә барлыгы 50 сайлау участогы бар. Билгеле булганча, алар иртәнге 8дән алып, кичке 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.


чыганак - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар