Бөгелмәдә күптән көтелгән тантана - яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырылды

Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар.
Ветераннар өчен 72 нче Җиңү язы, чыннан да, истәлекле булды. Бүген Бөгелмәдә күптән көтелгән тантана булып узды – тыл, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Фатир ачкычын алган 20 ветеран Циолковский урамында яшәячәк. Монда бөтен уңайлыклар бар, фатирлар замана таләпләренә туры китереп төзелгән, дип яза район газетасы.
– Фатирларның һәрберсенә шәхси җылыту системасы урнаштырылды. Проект буенча әлеге йорт бетон панельләрдән төзелергә тиеш иде. Без заказны алганда моның белән килешмәдек һәм үзебезнең проектны төзеп, аны эксплуатациягә керттек. Моның өчен 1 миллион 150 мең сум үз акчабызны тотарга туры килде һәм, нәтиҗәдә, кирпечтән төзелгән 50 фатирлы йортны торгызып куйдык. 2017 елдан Дәүләт торак фондына документларны тапшыру эше катлауланды. Шуңа күрә ике ай элек төзелеп беткән йортны тоткарлык белән тапшырырга туры килде, – ди подрядчы "Стройсервис" җәмгыяте директоры Анатолий Красильников.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы эшли башлаган чордан алып, бүгенге көнгә кадәр җәмгысе 247 Бөгелмә районы ветераны яңа тораклы булды.
– Без сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез. Сез – зур хөрмәткә ия кешеләр. Кадерле ветераннарыбызга яңа фатирдан ачкычлар тапшыру – минем өчен зур горурлык. Исән-сау булыгыз, һәркайсыгының уй-хыяллары тормышка ашсын, барыгызга да шушы нигездә бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын, – диде, ачкычларны хуҗаларына тапшыргач, шәһәр мэры Линар Закиров.
Хөкүмәт биргән йортка тәүге мәртәбә аяк баскан әби-бабайларның шатлыклары бу көнне эчләренә сыймады. Кемдер күз яшен сөртте, кемдер шатлыгы турында якыннары белән бүлешергә ашыкты. Шуларның берсе – Иван Лунев. Ул Циолковский урамындагы йортта яшәүче бердәнбер фронтовик булып саналачак. Кызганыч, сугышта катнашучыларның саны елдан-ел кими бара шул. 91 яшьлек Иван Лунев 1943 елда 17 яшендә фронтка киткән. Белоруссияне, Кенигсберг шәһәрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан. Соңгысында яраланып, контузия алган. Иван Захарович Җиңү көнен дә госпитальдә каршы алган. 9 Май – аның өчен зур бәйрәм.
– Быелгысы тагын бер шатлык өстәде. Хөкүмәтебезгә, республика җитәкчелегенә һәм шушы йортны салуга көч куйган барлык җитәкчеләргә, хезмәткәрләргә олы рәхмәтләремне әйтәсем килә, – ди ул.
Калган 30 фатир ачкычларын социаль ипотека программасы буенча фатир алучыларга тапшырдылар, диелә район хәбәрендә.
Сылтама: http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
2 март 2021 - 22:12Без имениГомер ул бер генэ, Килми ул гел генэ. Син анын, кадерен бел генэ.! Марат С.Н.Карындашым – көндәшем
-
2 март 2021 - 20:39Без имениДеградациянең аргы ягы.Ир күрдем дип балаларыңны ничек эт көненә төшерергә мөмкин. Кире кайтарып булса...
-
2 март 2021 - 21:14Без имениИ бала китапларга язар лык.нилэр кылдынн?!? БИК яшьсен,...Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак
-
2 март 2021 - 12:28Без имениИкесенең дә беренче никахлары булган ир белән хатын гына кавыша диләр шул ахирәт дөньясында.Вәгъдә йөзеге
-
2 март 2021 - 15:10Без имениӘйе, шөкер, Рәисә исән-сау. Карап торырга бер дә көчлегә охшамаган ул... Әмма тормышта аңа бик күп сынаулар узарга туры килә... Уза ул аларны... Лаеклы уза... Сабыр, көчле, тәвәккәл ул бүген дә...Буран эчләрендә буран
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.