​«Безнекеләр» – делегатлар арасында

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үзенең эшен пленар утырыш белән дәвам итә. Съезд эшендә Татарстаннан – 106, Россиянең 73 төбәгеннән – 500, 41 ерак һәм якын чит илләрдән 250 делегат катнаша.

Делегатлар һәм кунаклар арасында таныш йөзләр байтак. Аларның күбесен безнең «Сөембикә» журналы укучылары да якыннан белә. Моның сере бик гади: төрле елларда журнал битләрендә бу милләттәшләребез турында язмалар дөнья күрде. Дөньяның төрле кыйтгаларыннан килгән замандашларыбызның байтагы журналыбызның беренче битләрен дә бизәде. Менә кемнәр алар:

Лена Колесникова – Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе;

Зәлия Ахунова – «Дуслык» Төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы рәисе урынбасары (Башкортстан);

Люция Вафина – «Ак калфак» ассоциациясе Срветы рәисе (Уфа);

Фәвия Сафиуллина – Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары;

Венера Деникаева – Ульяновск өлкәсе Иске кулатка районы җитәкчесенең беренче урынбасары;

Алсу Сафина – Татарстанның халык артисты;

Камәрия Хәмидуллина – Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры;

Роза Хәбибуллина – Мәскәү шәһәренең 1186 номерлы М. Җәлил исемендәге мәктәп директоры;

Мөнирә Җумаева – Димитровград шәһәренең 22 номерлы Г. Тукай исемендәге мәктәп директоры.

Бу исемлекне әле бик озак дәвам итәргә була: Рамилә Садри (Австралия), Альбина Вәлиева (Болгария), Зилә Миргалиева (Монреаль)... Без аларның һәркайсы белән хәзер дә аралашып яшибез: татар милләте хакына башкарган бүгенге эшләреннән дә хәбәрдарбыз. Алар хакындагы язмаларның кайберләре белән сайтыбызның «Милләттәш» сәхифәсеннән таныша аласыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 16 гыйнвар 2021 - 17:16
    Без имени
    Энвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана иш булмас иде дип уйлыйм.
    Тиң ярым һәрвакыт янымда булган 
  • 16 гыйнвар 2021 - 19:14
    Без имени
    Бик эчтэлекле язма бу,Аллаhынын рэхмэте яусын.Гел безнен эбекэй турында язылган диярсен.Мин Ютазы районы Димтамак авылыннан.Безнен эбекэебез бик тыйнак, булган, йомшак кунелле кеше иде.Урыны ожмахта булсын!
    Якын ерак әбекәем
  • 16 гыйнвар 2021 - 19:38
    Без имени
    Бездэ Дэ Башкортостан да эбекэй Хэм бабыкай дия идек инэки б/ н этки диеп эйтэ идек.Балалар энием хэм этием дилэр,оныклар дэу эни хэм дэу эти дилэр.
    Якын ерак әбекәем
  • 16 гыйнвар 2021 - 19:20
    Без имени
    З тапкыр укып чыктым. Бик ошады. Авторга зур рэхмэт!
    Якын ерак әбекәем
  • 17 гыйнвар 2021 - 09:03
    Без имени
    Куп хатын-кызнын башыннан утәдер андый вакытлыча мавыгулар.Тик кочле йөрәклеләре генә гаиләсен таркатмыйча яши беләләр.
    Ирем ярым түгел...
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...