Логотип
Яңалыклар

Бернинди «антирадар» булышмаячак

Федераль әһәмияттәге тагын өч юлда хәрәкәт тизлеген даими күзәтүче система кулланыла башлый.

Федераль әһәмияттәге тагын өч юлда хәрәкәт тизлеген даими күзәтүче система кулланыла башлый. Бу – «Мәскәү–Уфа», «Казан–Оренбург», «Казан–Ульяновск» трассасы. Автомат режимда эшләүче 100 прибор гомуми озынлыгы 900 чакрым булган юлның 290 участогын бертуктаусыз күзәтеп торачак. Алар камера яныннан узып киткән мизгелдәге тизлекне дә, ике датчик арасындагы юлны ничә минутта узганны да исәпли.

Күп кенә машина йөртүчеләрнең юлдагы камераларны ачыклау өчен радар-детектор куллануы беркемгә дә сер түгел. Камераны узып китүгә, тизлеген кабат арттыра алар. Өзлексез күзәтү системасы исә мондый хәйләгә җай калдырмый.

Быел мондый җайланмалар региональ әһәмияттәге Казан–Шәмәрдән, Чистай–Түбән Кама, Казан–Малмыж, Чаллы–Зәй–Әлмәт, Саескан Тавы–Шәле юлларына да куелачак.

Юлларда сак булыгыз, тизлекне арттырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар