Логотип
Яңалыклар

Берлинда Европа Сабан туе һәм татарларның “Сабан туе – дуслык күпере” фестиваль-слеты уздырыла

19-21 июнь көннәрендә Германия башкаласы Берлинда Европа Сабан туе һәм татарларның “Сабан туе – дуслык күпере” фестиваль-слеты уздырыла.
Бүген кич килгән кунаклар тантаналы төстә каршы алына, делегацияләр үзара таныша, шулай ук концерт оештырыла.

Иртәгә, ягъни 19 июнь көнне исә Сабан туе һәм фестиваль кунаклары татар халык ашлары, татарча җыр-бию, көрәш, театр, декоратив сәнгать һәм башка кызыклы юнәлешеләр буенча остаханәләрдә катнаша алачак. Остаханәләрне Финляндия, Швеция, Болгария, Германия, Бельгия һәм Россиядә яшәүче татарлар уздырачак.
Бәйрәмне ачу тантанасы 20 июнь көнне сәгать көндезге 10да булыр дип планлаштырыла. Сабан туена “туган авылым” тематикасы сайланган: һәр ил үз “утар”ын тәкъдим итәчәк. Татарстаннан һәм Россия башкаласы Мәскәүдән килгән хөрмәтле кунаклар, сәнгать әһелләренең чыгышлары Сабан туен тагын да ямьләндерәчәк.

Әлеге чара кысаларында 21 июнь көнне Берлин буенча 3 сәгатьлек экскурсия каралган. Бәйрәм кунаклары Плётцензее төрмәсенә – М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәлак ителгән урынга барачак. Биредә алар хөрмәтенә чәчәк салу тантанасы уздырыла. Шулай ук Берлиндагы Изге Николай кварталы, Музей утравы, Гумбольдт исемендәге университет, Бранденбург капкалары, Рейхстаг кебек истәлекле урыннарга сәяхәт оештырыла.

Берлинда 21 июнь көнне күп еллар рәттән “Fête de la musique” музыка фестивале үткәрелә. Европа Сабан туен оештыручылар әлеге чарада татар җырчыларының да катнашуын, татар җырының танылуын тели.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/18/110519/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар