Логотип
Яңалыклар

Бергәләп сакланыйк

24 апрельдән 30 апрельгә кадәр бөтен Европада, шул исәптән Россиядә дә иммунлаштыру атналыгы уза. Аның максаты – халыкның игътибарын йогышлы чирләрдән саклану чараларына юнәлтү. Медицина никадәр генә алга китсә дә, йогышлы чирләрдән төп саклану чарасы булып әле дә прививка ясату санала. Хәзерге вакытта Россиядә профилактик привикалар календаренә 12 төрле чирдән прививка кертелгән. Болар – туберкулез, дифтерия, столбняк, коклюш, полиомиелит, корь, кызамык, паротит, В гепатиты, гемофиль һәм пневмококк инфекциясеннән, грипптан ясалучы прививкалар.

Табиблар фикеренче, әлеге чирләр белән авырганчы, прививка ясатып, аннан алдан ук саклану яхшырак. Паротит белән авырган ир балаларның киләчәктә нәсел калдыру мөмкинлеге бетә, ә полиомиелит – гомерлек гарип калдыра. Хәтта без гап-гади бер чир итеп кабул итәргә күнеккән җил чәчәге дә организмга зур зыян сала икән, ул яшь вакытта беленмәсә дә, өлкән яшьтә тәнгә тимрәү рәвешендә килеп чыгарга мөмкин, дип әйтә белгечләр.

Шуңа да алдагы елларда привикалар календаренә җил чәчәгенә каршы ясалучы вакцинаны да да кертергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар