Логотип
Яңалыклар

Беренче уен нәтиҗәләре буенча, FIFA волонтерлар эшен уңай бәяләгән

Беренче уен нәтиҗәләре буенча, Халыкара футбол федераөиясе (FIFA) волонтерлар эшен уңай бәяләгән. Бу хакта Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешма директоры урынбасары Александр Карпов әйтте.

“FIFA да, килгән кунаклар да волонтерларның эшен уңай бәяләде. Читтән килгән кешеләрне беләсез бит, алар аерым мактау сүзләре әйтеп тормыйча, барысын да җыйнап, “шәп", "искиткеч”, дип рәхмәт белдерә. Гомумән алганда, без уңай бәямәләр генә алдык”, – диде Александр Карпов.

Казандагы киләсе уен 24 июньдә “Казан Арена” стадионында Россия һәм Мексика җыелма командалары арасында уза.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар