Логотип
Яңалыклар

Беренче сыйныфка дәүләт хезмәтләре порталы аша яздыру

1 февральдән Россия мәктәпләрендә балаларны беренче класска бирү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Татарстанда мәктәпкә гаризаны шәхсән тапшырырга һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә була, дип белдерделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше белдерүенчә, баланы беренче сыйныфка бирү турындагы гаризаны дәүләт хезмәтләре порталының «Мәгариф» бүлегендә бирергә мөмкин. Гражданнар өчен “Мәгариф учреждениеләре: гариза бирү, программалар турында мәгълүмат алу” бүлегендә аларны кызыксындырган мәгариф учреждениесен сайлау, гариза формасы, укыту шартлары буенча мәгълүмат алу мөмкинлеге бар.

Аннары «Мәктәпкә керү өчен гариза бирү» бүлегендә гариза бирергә кирәк. Шулай ук ата-аналарның гаризаның каралу нәтиҗәләрен күзәтү мөмкинлеге дә бар.


Искәртеп узабыз: быел гаризалар ике этапта кабул ителә. Микрорайон мәктәбенә теркәлгән гражданнар өчен язылу 30 июньгә кадәр дәвам итә, ә буш урыннар булган очракта калганнар өчен – 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/02/02/105903/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дэ гел шулай эйтэм.Это не конец света диеп

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дэ гел шулай эйтэм.Это не конец света диеп

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бигрәк үтемле итеп язасың инде, Ризидә! Молодец! Гади генә кебек, ә ничек тәэсир итә.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сезнен язганнарыгызны укырга яратам. Рэхмэт

          Хәзер укыйлар