Бер табын артында – 10 мең кунак!

Республика ифтарына килгән һәркемгә 500 сумлык ризык әзерләнде – бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, «зур ифтар» – республика ифтары быел 15 июнь көнне «Теннис» академиясендә (Оренбург тракты, 101 йорт) узачак. Анда 10 мең кеше катнашачак. Ифтарны үткәрү урыны үзгәртелү сәбәпле, алданрак басылган һәм инде таратылырга да өлгерелгән 5 мең чакыру гамәлдән чыгарылган дип санала. 10 мең яңа чакыру кәгазе инде ифтарга киләсе кунакларның кулларында.
Ун мең – алай ук зур сан түгел, – ди Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Билетларның берсе дә сатылмады. Сатылырга да тиеш түгел – бу хәйрия чарасы. Билетлар башлыча имамнар аша таратылды. Республика ифтары безнең һәммәбезне берләштерүче чара булачак.
Алдагы еллардагыча, ифтарга Башкортстаннан, Чуашстаннан, Ульян өлкәсеннән, Мәскәүдән кунаклар киләчәк. Чакырулар республика җитәкчеләренә дә таратылган. Кунаклар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булыр дип көтелә.
Намаз урамда укылачак, ә табыннар академиянең эчендә, ике залда көйләнәчәк. Ифтарда катнашырга теләүчеләрнең саны бик күп, аларның барысын да «Теннис» академиясе сыйдырып бетерә алмаячак. Шуны истә тотып, оештыручылар өстәмә рәвештә тагын 1 мең ланч-бокс әзерлиләр. Алар билетлар җитмәгән кешеләргә таратылачак. Шул ук вакытта, бу көнне дә Казанның утыздан артык мәчетендә авыз ачу мәҗлесләре узачак, димәк, мохтаҗларның берсе дә ифтардан читтә калмаячак.
Ифтарга җәмәгать транспортында килсәгез хәерлерәк булыр иде, диләр оештыручылар. «Теннис» академиясенең машина кую урыны бу кадәр халыкның машинасын сыйдырмаячак. Ифтардан соң халыкны өйләренә автобуслар таратачак дип вәгъдә итәләр.
Ифтарга килгән кунакларга 400 волонтер хезмәт күрсәтәчәк.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.