Логотип
Яңалыклар

​Бер гариза буенча берничә документ

Республикада күпфункцияле үзәкләр 150 төрле хезмәт күрсәтә. Моның өчен Татарстан буйлап 57 офис һәм авыл җирлекләрендә 281 кабул итү тәрәзәләре эшли. Быелдан үзәктә яңа хезмәтләр күрсәтелә башлый. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында үзәкнең директоры Ленара Мозафарова хәбәр итте. 

 Хәзер кирәкле документларны алу өчен бер учреждениедән икенче учреждениегә чабып йөрисе юк. Барысы да күпфункцияле үзәкләрдә эшләнә. Соңгы елда гына анда 30 лап яңа хезмәтләр күрсәтелә башлады. Быелдан исемлек кабат озыная.
Хәзер югалган, алыштырырга кирәк булган салым түләүченең шәхси номерын (ИНН) салым органнары сукмагын таптамыйча гына, республикада урнашкан теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә килеп алып була. 
 
Шулай ук биометрик чит ил паспортларын ясау буенча да гаризалар кабул ителә башлады. Әлеге хезмәт Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногорск, Казанның «Идел буе» офисында күрсәтелә. Киләчәктә моның өчен үзәкләрдә махсус криптокабиналар булдыру планлаштырыла. 

Яңа канун белән бәйле рәвештә 1 гыйнвардан пенсия фондының өстәмә хезмәте дә күрсәтелә башлады – пенсия алды яшенә җитү хакында белешмә алырга мөмкин. Ул әлеге категориядәге кешеләргә республика күләмендә кабул ителгән ташламалардан файдалану өчен кирәк. Бер ай эчендә инде 130 дан артык кеше бу сорау буенча мөрәҗәгать иткән. 

Быел күпфункцияле үзәкләрдә автотранспортны теркәү һәм дәүләт номеры алу буенча хезмәт тә эшли башлаячак. Анда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәләре утырачак. Әлегә ул Казанда Җиңү проспекты, 214 адресы буенча урнашкан офиста гына күрсәтелә. Дөрес, көнендә килеп теркәү узу өчен, алдан дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон чиратка басарга кирәк. 

Һәм, иң мөһиме: быел комплекслы хезмәт күрсәтү практикасы кертү планлаштырыла. Бу – кеше бер тапкыр гариза язып, берничә төрле хезмәт алачак дигән сүз. Ул документлар бирү вакытын да кыскарта, чөнки күптөрле гариза тутырыга кирәк түгел. Чиратлар да кимүгә китерәчәк. Дөрес, узган ел мөрәҗәгать иткән халыкның 97% ы үзәк эшеннән канәгать калган. Барлыгы 3 миллион 755 мең хезмәт күрсәтелгән. 

Быелдан югалган документыгызны да күпфункцияле үзәкләрдән эзли аласыз. Анда «Табылган документлар бюросы» ачылды. Табып китерелгән документлар реестрга теркәлә һәм бу хакта Колл-үзәккә хәбәр ителә. 
 
Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре клиентлары янына үзләре дә бара башлады. Әлегә аларны Казанлылар гына өйләренә чакырта ала. Моның өчен, шалтыратып, гариза калдыру шарт. Әлеге хезмәт түләүле, ә аерым категориядәге кешеләр өчен ул бушлай. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар