«Белем бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк» мультимедиалы белем бирү проекты тәкъдим ителәчәк

Журналистларга «Белем бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк» мультимедиалы белем бирү проекты тәкъдим ителәчәк.

Бүген сәгать 17.00 дә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Белем бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк» («Знания всего дороже») мультимедиалы белем бирү проектын журналистларга тәкъдим итү чарасы була. Аны РФ Президентының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуми милли иҗади проектларга ярдәм гранты белән республика Дәүләт җыр һәм бию ансамбле гамәлгә ашыра.

Әлеге проект кысаларында татар әкиятенә нигезләнеп музыкаль спектакль куелачак. Ул шулай ук аудио һәм видео форматында DVD да, моннан тыш, интерактив иллюстрацияле варианты IOS һәм Android та кушымта буларак чыгарылачак. Ул AppStore һәм PlayMarket та интеграцияләнәчәк, диелә оештыручылар хәбәрендә.

Журналистлар белән проектның һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Юрий Жуков, аның урынбасары һәм проектның координаторы Резеда Латыйпова, спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Ләйсән Хәмитова, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов һәм композитор Радик Сәлимов очрашачак.

Хәйрия концертына Казан шәһәре бию студияләре һәм түгәрәкләрендә, шулай ук вокал белән шөгыльләнүчеләр һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр чакырулы.апкыр 2005 елда уздырылды һәм анда Татарстанның барлык театр коллективлары да катнашты. Быел ул 9 нчы тапкыр үткәрелә. Быелгы Сабан туе Бөек Җиңүнең 70нче җәен каршылаганда уздырылуы үтә дә җаваплы һәм күркәм, дип искәртә милли бәйрәмне оештыручылар.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/27/109814/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3640
    5
    124
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    1266
    5
    103
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    10989
    5
    75
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6160
    0
    64
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4428
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан