Логотип
Яңалыклар

Бөек Җиңү көне белән бәйле чаралар: безне ниләр көтә

Коронавирус Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән бәйле чараларга шактый үзгәрешләр кертте. Аның иң беренчесе, әлбәттә, урамнарда халык булмавы. «Үлмәс полк» та бүген социаль челтәрләрдә генә узачак. Әмма бездә бәйрәм рухы бар һәм булачак! 

Коронавирус Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән бәйле чараларга шактый үзгәрешләр кертте. Аның иң беренчесе, әлбәттә, урамнарда халык булмавы. «Үлмәс полк» та бүген социаль челтәрләрдә генә узачак. Әмма бездә бәйрәм рухы бар һәм булачак! 

Бәйрәм белән бәйле төп чараларны без бүген онлайн караячакбыз. 
«Татарстан–Яңа гасыр» телеканалы иртәнге 7дә үк телемарафон башлады. Иртәнге сәгать 10 га кадәр ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Казанның Җиңү паркында узачак чараларны турыдан-туры трансляцияләнәчәк. 
9.30 – бу вакытта Җиңү паркында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстандагы иң төп вакыйга булуы көтелә: Совет солдатына яңа монумент ачылачак.

Аннан телеканал Ми-8 вертолетлар группасының Россия, Татарстан флаглары һәм Җиңү байрагы белән очып узуларын күрсәтәчәк. 
10.00 – бу вакытта Россия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен күрсәтәчәкләр.
Илбашының мөрәҗәгате тәмамлангач бер минутлык тынлык игълан ителәчәк. 
12.00 – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның видеокотлавын транляцияләү булачак.
12.20 – Казансу өстеннән Ту-160 «Белый лебедь» бомбардировщигы очып узачагын күрсәтәчәкләр.
13.15 – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концертының турыдан-туры трансляциясе башланачак.
15.00 – «Үлмәс полк» акциясенең телеверсиясе үз эшен башлаячак.
19.00 – «Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясе игълан ителәчәк.
21.50 – «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалы аша Казансу өстендәге бәйрәм салютын күзәтеп булачак.
Салют тәмамлангач, «Фонарики Победы» Бөтенроссия акциясе күрсәтеләчәк. 

«Татарстан–24» телеканалында исә Бөек Җиңүгә багышланган телемарафон иртәнге 7 дән кичке 11 гә кадәр барачак. 1945 елда узган Җиңү парадын төсле версиядә карарга мөмкин булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар