Бөек Болгар турында инглиз телендә китап чыкты

ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән тарихи Болгар җире бүгенге көндә 3 процентка гына өйрәнелгән. Әмма бу кадәрлесе дә Болгарның Идел буенда, дөньяда тоткан урыны турында күзалларга тулы мөмкинлек бирә.

«GREAT BOLGAR» («Бөек Болгар») дигән инглиз телендә дөнья күргән китап тәкъдир ителде. Сыйфатлы кәгазъдә, 400 дән артык битле басманың тиражы 1 мең данә. Ул үз эченә дүрт меңгә якын иллюстратив материал сыйдырган. Биредә төрле төбәкләрдән егермеләп галимнең фәнни хезмәтләре урын ала. Археолог, тарихчылардан тыш, сәнгать белгечләренең, арабыздан инде китеп барган фән кешеләренең дә мәкаләләре дә бар. «GREAT BOLGAR» китабына 1987 елларда ук әзерләнгән фәнни хезмәтләрене дә очратырга мөмкин. Китап ике елга якын әзерләнгән, аның бюджеты 3 млн сум.

Биредә Болгар музей тыюлыгындагы үткәрелгән археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган материаллар һәм Болгар цивилизациясенә багышланган  музейдагы экспонатлар кертелгән. Сәнгать, Милли музейлардан, да шулай ук башка ядкарханәләрдән материаллар урнаштырылган. Болгар каласының төзелеш тарихыннан алып бүгенгесенә кадәр мәгълүмат тупланган.

Ни өчен инглиз телендә генә дигән урынлы сорау туарга мөмкин. Болгар тарихын чагылдырган китапның рус телендәге варианты моннан бер ел элек дөнья күргән иде. Ә инде инглиз телендә бастырылуы исә укучылар аудиториясенең киңрәк колачларга дигән максаттан эшләнелгән. Әлеге яңа басма чит ил университетларына, тарих институтларына һәм китапханәләргә таратылачак. Инглиз телле галимнәр, кызыксынучылар өчен Болгар турында менә дигән белешмәлек, диде проект авторлары.

– Чит илләрдә Болгар турында белүчеләр бик аз. ИКОМОС һәм башка оешма вәкилләре, коллегалар белән очрашканда мин моңа инандым. Еш кына Дунай буе Болгары белән дә бутыйлар... Нәкъ менә шуның өчен дә хезмәтләребезне инглиз телендә күрсәтү мөһим дә. Бүген Болгар халыкара оешмага Россиядән бердәнбер археологик объект буларак тәкъдим ителгән, - шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев.

«GREAT BOLGAR» (Бөек Болгар) китабы кебек хезмәтләр Россиядә бармак белән генә санарлык. Басманың дөньяга аваз салуын җәмәгатьчелек зур вакыйгага тиңләде. Аның белән чит илләрдә гомер итүче милләттәшләребез дә кызыксынуын белдерә.

А.Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков ышандырганча, китапны татар телендә дә әзерлиячәкләр. «Финанс мәсьәләләренә килгәндә, безне аңлау бар. Якын киләчәктә өметләребез акланыр, дип ышанабыз. Инглиз телендә чыккан китап 2014 елда махсус ЮНЕСКОга керер өчен эшләнгәненнән әтрафлырак килеп чыкты. Биредә  бик күп яңа мәгълүматлар да керә алды. Ә инде татарча әзерләгәндә, ул тагын да тулырак булыр, дип ышанабыз», - диде Айрат әфәнде.

Тикшерелгән өч процент җирнең дә материаллары әлегә кадәр әле тулаем аңлатылып бетмәгән. Галимнәребез җыелган материалларны җентекләп өйрәнәсе барлыгын да белдерә. Казу эшләрен генә алып бару Болгар серләрен ачмый... Ә Болгар томлыкларына килгәндә, хәзерге вакытта 6, 7 томнары әзерләнә. Моннан тыш 8,9 томнар да булачак, әмма алар фәнни телдә һәм археологик терминнар кулланып языла.

«GREAT BOLGAR» китабының тулы вариантын Интернет киңлекләренә дә урнаштырырга исәпләп торалар. Якын киләчәктә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайты, Болгар музей-тыюлыгы һәм башка сайтларда аның теләсә кем кереп таныша алачак.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45883-b%D3%A9ek-bolgar-turyinda-ingliz-telend%D3%99-kitap-chyiktyi.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    14290
    3
    175
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    11422
    2
    118
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8679
    2
    89
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    4404
    7
    82
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    4977
    4
    73
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...